Шушы көннәрдә Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белән Әби-бабайлар көненә багышланган кызыклы чара уздырдылар. Чараның максатлары – өлкән буынга үсеп килүче буын өчен аларның мөһимлеген һәм әһәмиятен күрсәтү, балаларда өлкәннәргә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.
Балалар белән уртак иҗади эш уңай нәтиҗә бирде, яхшы кәеф бүләк итте. Дәрес барышында бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, гаилә, буыннар турында сөйләштеләр.
Чара ахырында тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр социаль хезмәт алучыларны бәйрәм белән котладылар, аларга шатлыклы көннәр һәм сәламәтлек теләделәр.