Алабуганың интернат-йортында көндезге мәшгульлекне иҗади итеп оештыралар

2022 елның 28 октябре, җомга

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар кызыклы шөгыль табып, гел яңа нәрсәләрне сынап карасыннар өчен барысын да эшлиләр.

Шушы көннәрдә «Оста куллар» түгәрәгендә кәгазь трубочкалардан үрү техникасын үзләштерү башланды. Хезмәт буенча инструктор Светлана Исмәгыйлова белән бергә өлкәннәр гәҗит трубочкалардан әйберләр үрергә өйрәнә.

Урын өстендәге Галина Вотякова үзенең беренче картинасын ясады һәм моңа шундый сөенде. Эштән ул ләззәт алды.

Социаль хезмәткәрләр көн саен индивидуаль һәм төркемле сәнгать терапиясе дәресләре үткәрәләр. Бу өлкәннәргә үз тормышларын яңа белемнәр һәм уңай эмоцияләр белән тулыландырырга мөмкинлек бирә, якын кешеләр табарга да мөмкинлек бирә – бу өйдә ялгыз ятуга карганда, мондый учреждениедә яшәүнең зур өстенлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International