Гарденотерапия өлкәннәрнең психоэмоциональ торышын яхшыртырга ярдәм итә

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Озак вакыт карау системасы кысаларында Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә өлкән кешенең актив гомерен озайтуга ярдәм итүче төрле технологияләр кулланалар. Хатирәләр терапиясе, гарденотерапия психотерапевтик юнәлешкә ия, өлкән яшьтәге гражданнарның психоэмоциональ торышын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Социаль хезмәтләр алучы Флера Хафизова, яшенә карамастан, заманча һәм позитив кеше булып кала. Әнисе үлгәннән соң ул бик борчыла, депрессия хәлендә була. Социаль хезмәткәр Гөлшат Шаһимәрданова аңа чәчәкләр үрчетү белән шөгыльләнергә тәкъдим итә. Өлкән кеше бу идеяны кабул итә. Социаль хезмәткәр белән берлектә ул өй гөлләре үстерә һәм алар турында кайгырта, яшен һәм авыруларын оныта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International