Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар кызыклы урыннарга йөрүләрен дәвам итәләр. Күптән түгел алар Буа туган якны өйрәнү музеенда булдылар, анда экскурсовод Альберт Гарипов алар өчен кызыклы экскурсия үткәрде.
Интернат-йортта яшәүчеләр экскурсоводны игътибар белән тыңладылар, күргәзмә залларындагы экспонатларны кызыксынып карадылар. Музей кунакларына шулай ук «Буа шәһәренең барлыкка килү тарихы» дигән фильм да күрсәтелде.
Мондый чараларның максаты – социаль хезмәт алучыларны мәдәни кыйммәтләргә һәм гореф-гадәтләргә тарту. Интернат-йорт психологы Светлана Айметова билгеләп үткәнчә, экскурсияләр өлкәннәргә уңай эмоцияләр бирә.