ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2022 ел
җомга

Олы яшьтә баш мие эшчәнлеген саклау бик мөһим. Акылны ачык тотар өчен, һәр көн төрле күнегүләр үтәргә кирәк. Хәтер һәм акыл үсеше өчен иң эффектив күнегүләрнең берсе – логик табышмаклар, ребуслар, кроссвордлар, сканвордлар чишү.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа ел остаханәсе ачылды. Бәйрәмгә әзерләнүне социаль хезмәт алучылар, «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар, кәгазь һәм тукымадан чыршы әзерләүдән башладылар.


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре инвалидлыгы булган социаль хезмәт алучылар белән «Иң яхшы дару – ул иҗат» дәресләре үткәрәләр.


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы алдыннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында концерт программасы белән Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сарае артистлары булдылар.


28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгечләре «Әйдәгез әле, әбиләр» дип исемләнгән чара уздырдылар. Чара барышында түбәндәге конкурслар үткәрелде: «Бишек җырын искә ал», «Әкият сөйлә», «Ябык күзләр белән портрет яса», «Күз йомып баланы балалар бакчасына әзерлә», «Әни турында җыр җырла».


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

25 ноябрьдә Әниләр көнен бәйрәм итү һәм «Ял эшчәнлегендә кулинария мәктәбе» технологиясе буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә хезмәт алучылар янына бардылар. Актив әбиләр, социаль хезмәткәрләр белән берлектә, чәк-чәк ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Берничә көн Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар учреждение белгечләре белән бергә ашханә өчен декор ясау өстендә эшләделәр.

Әниләр көненә һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган чаралар кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Сөембикә» татар халык ансамбле һәм «Ак каз» керәшен халык фольклор ансамбле катнашында концерт программасы узды.


24
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

21 ноябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр «Гарденотерапия» технологиясе буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында «Үсемлекләрнең дәвалау үзлекләре» дигән темага чара уздырдылар.


22
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

«Турист юллары» программасын тормышка ашыру, Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар Яшел Үзәндә булдылар, анда тарихи-мәдәни мирас музеенда булдылар, Җиңү паркы буйлап йөрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International