Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен кышкы фотосессия оештырдылар.
Шушы көннәрдә интернат-йортта яшәүчеләр урманга Яңа ел алды фотосессиясенә юл тотты. Өлкәннәр яңа тәэсирләргә шатланып, фотоларга көлеп, елмаеп төштеләр.
«Хәтта фотосурәтләр аша да Яңа елның тылсымлы атмосферасы сизелә», – дип, кичерешләре белән уртаклашты социаль хезмәт алучы Зәйнапбану Әхмәтҗанова.
Аңа Дилбәр Низамова да кушылды: «Бүгенге бәйрәм безгә шулкадәр уңай эмоцияләр бүләк итте! Ничә яшкә җитүебезгә карамастан, без элеккечә матур һәм энергияле булып калырга телибез, ә мондый чаралар моңа бик ярдәм итә».
Мондый чараларның максаты – социаль хезмәт алучыларның кәефен күтәрү.