Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «көмеш» волонтерлар катнашында кич утыру узды.
Алып баручылар ролендә пенсионер-волонтерлар чыгыш ясады. Район мәдәният йорты каршындагы «Гөлҗамал» фольклор ансамбле артистлары концерт номерлары күрсәттеләр. Шулай ук татар халык уенын уйнадылар. Әби-бабайлар өчен чәй өстәле әзерләнгән иде.
Социаль хезмәтләр алучылар волонтерларга үткәрелгән актив өчен рәхмәт белдерделәр.