Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Куркак хоккей уйнамый!» дигән спорт чарасы узды. Социаль хезмәт алучылар чиратлашып капкага алка керттеләр. Голлар саны буенча Анатолий Бажин лидер булды, ул 10 алка кертте. Җанатарлар уен барышын зур кызыксыну белән күзәттеләр һәм капкага кергән һәр алка өчен көчле итеп алкышладылар.
Мондый чараларның максаты – спорт уеннарына карата уңай караш тәрбияләү, спорт кызыксынуын үстерү, чарада катнашудан яхшы кәеф тудыру.
«Балачакта дусларым белән еш кына күлгә хоккей уйнарга йөрдек. Хәер, чын кәшәкәләр булмаса да, аны ботаклардан ясап уйный идек», – дип искә ала социаль хезмәт алучы Рифат Әхмәтов.