Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр бәйрәмгә әзерләнә

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Яңа елны каршыларга әзерләнәләр. Социаль хезмәт алучылар үз бүлмәләрен бизиләр, җырлар һәм шигырьләр өйрәнәләр, гардеробларыннан иң матур киемнәрне сайлыйлар.

Ә «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә гирлянда ясадылар. Һәркем үзенең балачагын искә алды, кайчандыр укыган мәктәп залларын ничек бизәгәннәрен сөйләде. Эш арасында кыш һәм Яңа ел турында яраткан җырлар яңгырады.

«Безнең яшәүчеләр иҗат процессыннан һәрвакыт зур ләззәт ала, бу аларның хәлен яхшырта», – ди Наталья Котова. Дәресләр хәтерне, кулларның моторикасын яхшырта. Мондый караш белән өлкәннәрне тернәкләндерү аеруча нәтиҗәле бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International