«Актив озын гомерлелек» проектын тормышка ашыру кысаларында Спас районы «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Галина Кузьмина социаль хезмәт алучылар белән өйдә иҗади дәресләр үткәрә.
Һәр социаль хезмәт алучыга, сәламәтлек торышына, эмоциональ фонга һәм мөмкинлекләргә карап, индивидуаль якын килү каралган. Бергә эшләү кәефне күтәрә, фантазияне үстерә.
Иҗади тернәкләнүнең төп максаты – иҗат координацияне һәм вак моторика осталыгын яхшыртырга ярдәм итә. Хезмәт алучылар дәресләрдә бик теләп катнашалар һәм үзләренең уникаль шедеврларын булдыру өстендә эшлиләр.