«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Уен терапиясе» социаль технологиясе буенча эш дәвам итә. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече социаль хезмәт алучылар белән өстәл уеннары үткәрә. Вакыт күңелле аралашуда һәм файда белән үткәрелә.
Өстәл уеннары өлкәннәрне тискәре уйлардан һәм көнкүреш проблемаларыннан читкә алып китә, стресс дәрәҗәсен киметә, өлкән яшьтәге кешеләрнең психологик халәтен яхшырта. Күптән түгел «Авып баручы манара» уенын үзләштерделәр.
Өлкән яшьтәге гражданнар, уңай эмоцияләр алып, мондый чараларны ешрак уздырырга теләк белдерәләр.