Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар чаңгыда рәхәтләнеп йөриләр. Дәресләрне физик культура буенча инструктор үткәрә.
Чаңгы шуу йөрәкнең эшен ныгыта, хәрәкәтләрнең координациясен үстерә. Чиста салкын һавада йөрү организмның төрле авыруларга каршы торуын сизелерлек арттыра, өлкәннәрнең психик һәм физик эш сәләтенә уңай йогынты ясый. Бу спорт төреннән социаль хезмәт алучылар шатлык ала.