Өлкән яшьтәге кешеләргә кирәкле мәгълүматны табарга ярдәм итүче дәресләр «Барлык буыннар өчен компьютер» программасы кысаларында уза. Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр текст материалы язарга, эзләү системасы белән эшләргә өйрәнәләр.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында музыка һәм бию терапиясе буенча кызыклы дәрес узды. Мәдәни чаралар оештыручы белгеч Наталья Котова аны яңа сценарий буенча үткәрде: түгәрәккә җыелышып, урындыкларда утырып, төрле музыка астында социаль хезмәт алучыларга чиратлап биергә туры килде.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен кышкы фотосессия оештырдылар.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Яңа елны каршыларга әзерләнәләр. Социаль хезмәт алучылар үз бүлмәләрен бизиләр, җырлар һәм шигырьләр өйрәнәләр, гардеробларыннан иң матур киемнәрне сайлыйлар.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Куркак хоккей уйнамый!» дигән спорт чарасы узды. Социаль хезмәт алучылар чиратлашып капкага алка керттеләр. Голлар саны буенча Анатолий Бажин лидер булды, ул 10 алка кертте.
Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар чаңгыда рәхәтләнеп йөриләр. Дәресләрне физик культура буенча инструктор үткәрә.
«Актив озын гомерлелек» проектын тормышка ашыру кысаларында Спас районы «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Галина Кузьмина социаль хезмәт алучылар белән өйдә иҗади дәресләр үткәрә.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Уен терапиясе» социаль технологиясе буенча эш дәвам итә. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече социаль хезмәт алучылар белән өстәл уеннары үткәрә. Вакыт күңелле аралашуда һәм файда белән үткәрелә.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «көмеш» волонтерлар катнашында кич утыру узды.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Минзәлә шәһәренең балалар иҗаты йорты базасында мультипликация студиясендә булдылар.