Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ТР Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чара узды.
Учреждение белгечләре яшәүчеләрне Россия халыкларының мәдәни мирасы һәм рухи байлыгы, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштырдылар. Шулай ук милли көнкүреш әйберләре, милли костюмнар, ашамлыклар, сувенирлар, традицион халык мәдәнияте предметлары турында да фикер алыштылар. Өлкәннәр викторинада да катнаштылар.
Интернат-йорт гармунчысы Ринат Мусин чарада катнашучыларның күбесен биюгә җәлеп итте. Бәйрәм һәркемгә бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.
«Социаль хезмәт алучыларны халык мәдәнияте чыганакларына тартып, без буыннар туплаган бай тәҗрибәне, гореф-гадәтләрне, Россия халыкларының кыйммәтләрен саклыйбыз», – дип билгеләп үтә социаль эш буенча белгеч Анастасия Кравченко.