Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләргә татар бизәкләре тарихы турында сөйләделәр

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында квиллинг буенча мастер-класс уздырганнар. Төсле кәгазь, клей һәм кайчы кулланып, «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар алдан сайланган шаблоннарда татар орнаментларын бизәделәр.

Дәрес темасына чуму өчен, социаль хезмәт алучылар татар халык костюмнарын киде. Алар үз киемнәрендәге бизәкләрне җентекләп карап чыктылар һәм алар ясаганнары белән чагыштырдылар. Барлык эшләнмәләр дә үзенчәлекле, матур, татар халкының сәнгать иҗатын чагылдыра торган килеп чыкты.

Наталья Котова сүзләренчә, квиллинг белән шөгыльләнү социаль хезмәтләр алучыларның вак моторикасын үстерүгә, иҗади потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итә, яңа эш үзләштерү шатлыгын бүләк итә. Барлык эшләнмәләр дә даими эшли торган күргәзмәдә лаеклы урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International