Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында якынлашып килүче Студентлар көнен билгеләп үттеләр. Социаль хезмәт алучылар арасында бу бәйрәмгә турыдан-туры кагылышлы кешеләр шактый, шуңа күрә аларга чаралар барышында искә алырлык нәрсәләр күп иде. Чараларны хезмәт буенча инструктор Наталья Котова үткәрде.
«Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә Рафис Шәфигуллин һәм Сергей Костюков төрле төстәге конфедераткалар ясадылар. Аннары барлык элекке студентларны «Белем дөньясы» викторинасына чакырдылар.
Социаль хезмәт алучылар күңелле вакыт үткәрделәр, яхшы кәеф алдылар.