Зәй районының актив пенсионерлары бәйрәм чараларында катнашалар

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге территориясендә кояшлы салкын иртә белән рус халык җырлары яңгырады, ә затлы шәлләргә бөркәнгән хатын-кызлар әйлән-бәйлән йөрде. Шулай итеп «Пульс» актив пенсионерлар клубында Май чабуны каршы алдылар.

Клуб «Актив озын гомерлелек» программасын тормышка ашыру кысаларында «Шатлык» үзәге базасында эшли. Төрле бәйрәмнәргә һәм истәлекле даталарга массакүләм чаралар уздыру матур традициягә әверелде. Мондый бәйрәмнәр энергияле пенсионерларның ялын оештырырга, иҗади сәләтләрен күрсәтергә ярдәм итә, танып белү кыйммәтенә ия, чөнки бәйрәмнәргә әзерләнгәндә кешеләр аларның тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнә, бер-берсе белән белемнәрен уртаклаша.

«Пульс» клубында Май чабуны бәйрәм итү күркәм традициягә әверелде. Күңел ачу программасыннан тыш, бәйрәм табыны да оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International