Югары Ослан интернат-йортында иҗади дәрес

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар бизәкле читекләр ясадылар. Чара Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрелде.

Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар өчен үткәнгә экскурс уздырды һәм татар халкының традицияләре белән таныштырды, танылган бизәкле аяк киеме турында аерым сөйләде. Төсле кәгазь, кайчы, клей алып, өлкән кешеләр зур кызыксыну белән оригиналь эшләнмәләр ясый башладылар.

Наталья Котова сүзләренчә, уңай эмоцияләр – социаль хезмәтләр алучыларны актив тернәкләндерү өчен иң яхшы стимул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International