Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар аерым кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ. Интернат-йортларда социаль хезмәт алучыларның күбесе ялгыз. Өлкәннәргә ярдәм итү максатыннан Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына «Мәрхәмәтле йөрәкләр» отряды волонтерлары килә. Алар яшәүчеләргә игътибар, кайгырту һәм аралашу шатлыгы бүләк итәләр, ә бу өлкәннәр өчен иң кыйммәтле бүләк.
Инвалидлар декадасы кысаларында «Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Аңлаудан шәфкатьлелеккә» дигән акция уздыралар.
1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада уза. Аның төп максаты – мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларга ярдәм күрсәтү.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль тернәкләндерү буенча белгеч өлкәннәр белән индивидуаль дәресләр үткәрде. Деменция белән интегүче аз хәрәкәтле социаль хезмәт алучылар рәсемнәрне буядылар.
Проект авыр җәрәхәтләр һәм авырулардан соң өлкәннәрнең һәм инвалидларның физик һәм психик халәтен торгызуга юнәлдерелгән.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән тернәкләндерү чараларына зур игътибар бирелә. Әлеге максатчан эштә оешманың барлык белгечләре дә катнаша.
Ел саен үткәрелә торган «Көзге мәрхәмәтлек атнасы» кысаларында Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү механизмы эшли башлады.
Ел саен үткәрелә торган «Көзге игелек атнасы» бөтенроссия акциясе кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «ФОРПОСТ» Иҗтимагый тәртипне саклау буенча яшьләр оешмасы белән берлектә ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга волонтерлык ярдәме күрсәтү буенча эш алып бардылар.
Шушы көннәрдә Баулы районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Дария Батршина һәм «Лидер» волонтерлар отряды тыл хезмәтчәне Дания Сөләймановага ярдәм күрсәттеләр.
Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Социаль хезмәткәр мәктәбендә чираттагы дәрес узды. Чара янгын, электротехник һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык мәсьәләләрен карауга, яңа коронавирус инфекциясен профилактикалауга, эш урынында куркынычсызлык техникасын һәм хезмәтне саклауга багышланган иде. Хәзерге эш мәсьәләләре дә игътибарсыз калмады.