Алабуга районы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Ветераннарның (пенсионерларның) җирле иҗтимагый оешмасы 2022 елда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерциячел булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга конкурста җиңүчеләр булдылар. Алар «Социаль дус» проектын тәкъдим иттеләр. Проектның максаты – өйдә «Ышаныч» үзәгенең социаль хезмәтләрен алучыларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү һәм ярдәм итүгә актив өлкән яшьтәге гражданнарны җәлеп итү.
Грант акчалары ярдәмендә өстәл уеннары һәм кулларының вак моторикасын үстерә торган чаралар, лабиринтлар, тактиль туплар, баулар, конструкторлар сатып алынды.
Проектны гамәлгә ашыру башланды инде: проектта катнашучылар белән оештыру очрашулары узды, 30 өлкән яшьтәге ялгыз өлкәннәргә үз волонтерларын беркеттеләр. Ялгыз өлкән кешенең социаль дусты аның белән урамда, төрле чараларга йөриячәк, бергәләп чәй эчүләр дә булачак.
Якын арада өлкәннәрне волонтерлык хәрәкәтенә өйрәтү буенча очрашулар оештырылачак.