Шушы көннәрдә Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тыл хезмәтчәненә йорт яны территориясен кардан чистартуда ярдәм күрсәттеләр.
Шәхси йортларда яшәүче ялгыз өлкәннәр өчен мондый ярдәм бик кыйммәтле. Анастасия Васильевна балаларга күрсәтелгән ярдәм, игътибар һәм кайгыртучанлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Балаларның ярдәме өлкән яшьтәге гражданнарның кәефен яхшырта, иртәгесе көнгә ышаныч уята. Буыннарның үзара хезмәттәшлеге яшьләрдә өлкән буынга мәрхәмәт һәм игътибарлылык тәрбияләүгә ярдәм итә.