Минзәлә интернат-йорты карамагындагылар көн саен урамга чыга

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалид яки урын өстендәге социаль хезмәт алучылар еш кына урамга чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм. Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында андый кешеләр өчен көн саен саф һавада йөрү оештырыла.

Минзәлә шәһәренең «Ялкын» яшьләр үзәге волонтерлары интернат-йортта булдылар һәм аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән урамга чыктылар.

Аяз һава стресс гормоннарын бетерә һәм шатлык гормоннарын үстерергә ярдәм итә, шуңа күрә кышкы сәяхәт сәламәтлекне ныгыту гына түгел, начар кәефне бетерү өчен дә бик яхшы чара. Саф һава шулай ук кан әйләнешенә уңай йогынты ясый, шуның белән йөрәк авыруларын кисәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International