Казан волонтерлары Минзәлә интернат-йортына ярдәм күрсәттеләр

2023 елның 10 феврале, җомга

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Казаннан килгән «Полярное сияние» кар десанты отряды волонтерлары булып китте.

Яшьләр үз көчләре белән концерт үткәрделәр, өлкәннәр белән бергә гитара астына җырлар җырладылар, биеделәр. Волонтерлар шулай ук интернат-йорт территориясен кардан чистартуда ярдәм күрсәттеләр. Өлкән яшьтәге кешеләрне игътибар һәм кайгыртучанлык белән чолгап алып, балалар яшәүчеләр белән урамда йөреп, социаль хезмәтләр алучылар белән аралаштылар.

Олы яшьтәгеләргә үзләрен кирәкле итеп тою, кайгырту һәм игътибар тою бик мөһим. Башкарылган эштән соң волонтерлар яшәүчеләрдән бик күп рәхмәт сүзләре ишеттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International