Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында икенче ел эчке волонтерлык хәрәкәте эшли. «Тимурчылар 55+» отряды әгъзалары аз мобильле социаль хезмәт алучылар белән социаль-тернәкләндерү эшендә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр.
Әйтик, волонтер Елена җылы юрган бәйләде, ул өлкән яшьтәгеләрне суыкта урамда йөргәндә җылытып торачак. Бәйләү өчен җепне Казан шәһәренең «Обнимая стариков» Хәйрия фонды волонтерлары бирде. Ә волонтер Николай өлкәннәрне урамда йөргәндә озата бара.
Учреждениедә эчке волонтерлыкны кертү социаль хезмәт алучыларга хезмәт күрсәтү процессының нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итә. Тимурчылар исә үзләрен файдалы һәм кирәкле итеп тою мөмкинлегенә ия.