Буа районында өлкәннәр белән файдалы әңгәмәләр уздырылды

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән «Даруларсыз сәламәтлек» дигән темага әңгәмәләр уздырдылар. Бу эшкә Буа медицина училищесының волонтер студентлары җәлеп ителде.

Волонтерлар өлкән яшьтәге гражданнар белән бозлавык вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, егылу һәм травматизмны профилактикалау турында әңгәмә үткәрделәр. Белгеч шулай ук гриппны профилактикалау чараларын үтәргә кирәклеген искәртте. «60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә пневмония һәм бронхитлар рәвешендәге кыенлыклар ешрак очрый, ә 85 яшьтән узган кешеләрдә грипп авыр уза. Табиблар киңәшләрен үтәргә һәм җан тынычлыгын сакларга кирәк, чөнки бу тернәкләнүнең иң мөһим факторларының берсе», – дип билгеләде белгеч.

Чараны оештыручы фикеренчә, мондый очрашулар яшьләрдә өлкән буынга карата шәфкатьлелек һәм игътибарлылык тәрбияләүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International