«Исток–Башлангыч» үзәгендә өлкәннәрнең акыл эшчәнлеген яхшырту технологиясе тормышка ашырыла

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

1 февральдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Альбина Хәбирова тарафыннан «Физик активлык аша акыл эшчәнлеген яхшырту» технологиясе кысаларында индивидуаль дәресләр үткәрелде. Технология олы яшьтә югары физик һәм интеллектуаль активлыкны саклауга юнәлдерелгән.

Өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге гражданнар физик сәламәтлекне яхшырту гына түгел, төшенкелекне һәм хәтта депрессияне дә җиңәр өчен гимнастика белән шөгыльләнделәр. Өлкәннәр бик күп уңай эмоцияләр һәм энергия алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International