Югары Ослан интернат-йортында файдалы лекция узды

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Гүзәл Мөхетдинова социаль хезмәт алучыларга инсультны профилактикалау турында лекция укыды. Бу мәкерле авыруның барлыкка килүенә ничек юл куймаска икәнен күп кеше белде. Яшәүчеләрнең якынча өчтән бере учреждениегә инсульттан соң кергән – бу авыруның авыр нәтиҗәләрен барысы да күрә.

Өлкәннәр һәм инвалидлар Гүзәл Мөхетдиновага күп сораулар бирде. Шәфкать туташы консервларны азрак ашарга, һава торышы яхшы булганда саф һавада ешрак булырга һәм барлык тернәкләндерү чараларында актив катнашырга киңәш итте.

Соңыннан Гүзәл Мөхетдинова һәркемгә файдалы буклетлар таратты.

Куркыныч авыруларны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча чаралар интернат-йортта еш үткәрелә. Бу социаль хезмәт алучыларга үзләрен яраклы физик формада сакларга булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International