КФУ студентларының «Мирас» социаль отряды волонтерлары «Кар десанты» акциясе оештырдылар, аның кысаларында Нурлат муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучыларга булыштылар.
Акциянең максаты – яшь буында игелекле эшләргә омтылу тәрбияләү, җәмгыятьтә өлкән яшьтәге кешеләргә хөрмәт хисеи формалаштыру.
Яшьләр йорт яны территорияләрендә кар чистарттылар. Шәхси йортларда яшәүче ялгыз өлкәннәр өчен мондый ярдәм бик кирәк. Өлкән буын вәкилләре волонтерларга кар яву нәтиҗәләрен җиңәргә ярдәм иткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.