Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар аерым кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ. Интернат-йортларда социаль хезмәт алучыларның күбесе ялгыз. Өлкәннәргә ярдәм итү максатыннан Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына «Мәрхәмәтле йөрәкләр» отряды волонтерлары килә. Алар яшәүчеләргә игътибар, кайгырту һәм аралашу шатлыгы бүләк итәләр, ә бу өлкәннәр өчен иң кыйммәтле бүләк.
Һәр тапкыр волонтерлар кызыклы уеннар һәм танып белү әңгәмәләре белән киләләр, квестлар, конкурслар, викториналар, кино күрсәтү, әдәби кичәләр уздыралар.
Бу юлы интернат-йортта волонтер Айдар булды, ул яшәүчеләр белән аралашты һәм мастер-класс үткәрде. Социаль хезмәт алучылар яшь буынның өлкән яшьтәге кешеләр турында онытмавына шат.