ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген Лаеш шәһәрендә балигъ булмаганнар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән ведомствоара эш оештыру буенча эшче төркем утырышы узды.


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

27 апрель көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 4 нче һәм 8 нче социаль участокларга ведомствоара рейд оештырдылар. Чара барышында тугыз гаилә булдылар.

27 нче апрель көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм «Җиңү» киноучреждениесе белгечләре «Без сайлаган юллар» дигән чара уздырганнар. Дәрес мөмкинлекләре чикле балалар булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә, гаиләдә уңай психоэмоциональ климат булдыруга юнәлдерелгән.


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

2021 елның 1 июленнән Гаиләне яклау оешмалары ассоциациясе Президент грантлары фонды тарафыннан хупланган «Гаилә һәм балаларны яклау турында» гаилә-демографик проектын тормышка ашыруга кереште. 


22
апрель, 2022 ел
җомга

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Чүпрәле районы «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белән тыгыз эш алып баралар. Хезмәттәшлекнең максаты булып балигъ булмаган балаларны туган гаиләләренә кайтару тора.


21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый уртак эш балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарының имин булмаган гаиләләр белән эшләү буенча гамәлләрен координацияләргә ярдәм итә.


18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

15 нче апрель көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында булачак әниләр өчен «Төп статус» клубы кысаларында «Бәхетемне эчтән җылытам» дигән онлайн-дәрес узды. Дәреснең максаты – ана һәм баланың эмоциональ бәйләнешен җайга салу.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Стресссыз тормыш – негативтан китү» дигән чара үткәргән. Психоэмоциональ халәтне тигезләүгә юнәлдерелгән чарада конфликтлы гаиләләрдән өлкәннәр һәм балалар катнашты.


15
апрель, 2022 ел
җомга

«Әни+бәби» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова һәм «Колезей» фитнес-клубы тренеры Анна Бычкова өч яшькә кадәрге балалар белән төркемле дәрес үткәрделәр.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль участокларга даими рәвештә барып торалар. Ведомствоара төркем составына опека һәм попечительлек секторы белгече һәм балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International