Дөрес юлны сайлау

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Лениногорск шәһәрендә яшәүче Светлана М. 2021 елда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе карары нигезендә, алкоголь эчемлекләрен куллану сәбәпле, ведомствоара учетка куелды. Учетка куелган вакытта хатын-кыз эшләмәгән һәм балигъ булмаган баласын тиешенчә тәрбияләмәгән.

Тернәкләндерү чаралары планы буенча «Исток – Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре даими рәвештә профилактик эш алып баралар, аңа педагогик һәм психологик ярдәм күрсәтелә. Хатын-кыз белән эшләү дәверендә уңай үзгәрешләр күзәтелде: ул алкогольле бәйлелектән дәваланды, эшкә урнашты, баланы тәрбияләүгә күбрәк игътибар бирә башлады. Хәзер гаиләдә уңай динамика күзәтелә, Светлана кызын тәрбияләү һәм укыту процессында актив катнаша: мәктәп белән хезмәттәшлек итә, ата-аналар җыелышларына даими йөри, баласының укуда уңышлары белән кызыксына.

Хәзерге вакытта Светлана гаиләсе учеттан төшерелде. Лениногорскида яшәүче хатын-кыз сәламәт яшәү рәвеше алып бара, кызын тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International