12 май көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Гаилә гармониясе» дигән темага ата-аналар өчен киңәшмә үткәрде. Чарада социаль хезмәт алучылар да катнашты.
Ата-аналар белән сөйләшүнең максаты – уңай гаилә мөнәсәбәтләре формалаштыру, бәхәсләрне һәм низагларны хәл итә белү. Чара барышында катнашучылар белән гаилә проблемалары: начар гадәтләр, финанс кыенлыклары, бәлки, дөрес куелган өстенлекләр турында фикер алыштылар. Әңгәмә вакытында социаль педагог әлеге проблемаларны хәл итү юлларын билгеләде. «Гаилә бәхәсләрен хәл итәргә ярдәм итүче мөһим кагыйдә – һәрвакыт үзеңнән башларга әзер булу, нәкъ менә син аларның барлыкка килүендә нинди роль уйнавыңны аңлау», – дип билгеләп үтте комплекслы үзәк белгече.
Соңыннан ата-аналар гаилә тормышында акыллы һәм сабыр булырга тырышырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.