Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубы эше кысаларында «Өлкәннәр кулында бала сәламәтлеге» дигән темага дәрес үткәрде. Чара балалар-ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән иде.
Очрашу башында психолог катнашучылар белән «Ассоциатив рәт» методикасы ярдәмендә гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне диагностикалау үткәрде. Катнашучыларның барысы да якын кешеләр белән бәйле күңелле, уңай образларны сайламады. Мондый гаиләләрдә һәрвакыт тынычлык һәм үзара аңлашу хөкем сөрми, ә бу балаларның хәлендә тискәре чагылыш таба дигән сүз. Аралашуның деструктив рәвешләрен профилактикалау максатыннан катнашучылар конфликтлы хәлләрдә эмоциональ яктан барлыкка килгән тәэсирләрне минимальләштерергә мөмкинлек бирә торган берничә күнегүне үтәделәр.
«Тылсымлы урман» психологик уены катнашучыларны гадәти булмаган һәм күңелле биремнәр белән ачып җибәрде һәм бала белән мөнәсәбәтләрдә даими рәвештә килеп туган тискәре хисләрне җиңәргә ярдәм итте. Балалар сүзләргә игьтибар белән карасын өчен психолог барлык катнашучыларга «Әни сүзләр белән дәвалый» (Б. Драпкин терапиясе) дигән белешмәлек таратты.