Тәтеш районында ведомствоара гаиләләргә бару оештырылган

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

27 апрель көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 4 нче һәм 8 нче социаль участокларга ведомствоара рейд оештырдылар. Чара барышында тугыз гаилә булдылар.

Белгечләр тарафыннан балигъ булмаган балаларны тиешле тәрбияләү мәсьәләләре буенча ата-аналарга консультацияләр үткәрелде. Гражданнарга балаларны өйдә калдырмаска, хәмер эчемлекләрен кулланмаска кирәклеге турында искәрттеләр. Шулай ук ата-аналар белән янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында әңгәмәләр үткәрелде.

Даими рейдлар балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалауга, профилактика системасы органнарында һәм учреждениеләрендә профилактик исәптә торучы гаиләләрдә ата-аналар бурычларын үтәүне контрольдә тотуга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International