11 май көнне Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Минем үзенчәлекле бәхетем» республика фестиваленең жюри утырышы узды. Фестиваль «Әни көче» проекты кысаларында уза.
Жюри составына оешманың директоры Татьяна Муллаянова, «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Изольда Жуйкова, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре керде.
«Әни көче» – үзенчәлекле балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән комплекслы практик юнәлешле проект. Ул ТР Министрлар Кабинеты гранты кысаларында «Гаилә канаты астында» оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла. Проект май аенда Татарстан халыклары дуслыгы йортының концерт залында узачак зур фестиваль белән тәмамланачак. Анда Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләреннән 10 гаилә катнашачак.