«Шәфкать» үзәгендә гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштырырга өйрәтәләр

2022 елның 13 мае, җомга

Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән тернәкләндерү эшенең сыйфатын күтәрү максатыннан Баулы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Илмира Әюпова бәйле мөнәсәбәтләр турында терапия трансформация уенын үткәрде. Чара 4 нче социаль участогында узды.

«Пәрәвез» уенының максаты: бәйле мөнәсәбәтләрдә үз ролеңне аңларга, үз хисләреңне, мотивларны, шәхеснең ихтыяҗларын һәм чикләрен аңларга, гармонияле мөнәсәбәтләрне корырга ярдәм итә торган яңа үз-үзеңне тоту модельләрен табарга.

Уен сихри урманда уза. Һәр уенчы бәйлелек пәрәвезеннән чыгарга, сихерне җиңеп тылсымлы ресурслар табарга тиеш. Уен барышында катнашучылар өчпочмакның һәр роле – Корбан, коткаручы, эзәрлекләүче белән таныштылар, аларның тормышларындагы күренешләрен күзәттеләр, уен формасында үз-үзеңне тотуның яңа модельләрен өйрәнделәр, максатка ирешү юлларын кордылар һәм проблемаларны хәл итүдә дустанә ярдәм алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International