Бүген Лаеш шәһәрендә балигъ булмаганнар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән ведомствоара эш оештыру буенча эшче төркем утырышы узды.
Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе сәркәтибе Илсөяр Гарифуллина, Республика наркология диспансерының баш табибы урынбасары Резеда Хаева, шулай ук ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре, Татарстанның 10 районыннан муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумнары вәкилләре катнашты.
Чара кысаларында түбәндәге сораулар каралды:
- профилактика системасы субъектларының 2022 елның 1 кварталында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эш нәтиҗәләре;
- «Аеклык ноктасы» проектын тормышка ашыру барышы;
- 2022 елда дәүләт ярдәменә мохтаҗ балигъ булмаганнарның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру.
Утырышта катнашучылар гаиләләр һәм балалар белән эшләүдә төп проблемалар турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.