«Әтиләр берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Россия Федерациясенең 7 субъектында «Реаль әти. Аталарга мәгълүмати, методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү программасы» дигән проектны гамәлгә ашыра. Проект җаваплы ата булуны пропагандалауга һәм Россия әтиләрен иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Проект чаралары Татарстан Республикасында да узачак. Шулай итеп, 9 майга «Әтиләребез җырлары» акциясе, ә Халыкара балаларны яклау көнендә «Мин бала булганда» дигән флешмоб планлаштырылган. 8-9 июльдә «Реаль әти» фестивале үткәрү планлаштырыла.
Гаиләләр, бөтенроссия конкурсында катнашуга гариза биреп, үзләренең әтиләре һәм иң яхшы тәрбия үрнәкләре турында сөйли алалар: https://реальныйпапа.рф/.
Республикада проектның партнеры булып «Әтиләр берлеге» ТР региональ иҗтимагый оешмасы тора.