15 майда без гадәттәгечә Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Бәхетле һәм имин гаилә – үсеп килүче һәм чәчәк атучы дәүләтнең төп күрсәткече булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә Россиядә ата-аналарга һәм балаларга ярдәм итүгә һәм аларны яклауга зур игътибар бирелә, гаилә мәнфәгатьләрендә, шул исәптән, балалар туу, аларны тәрбияләү, укыту һәм ял итү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән дәүләт программалары комплексы гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасында бүген 1 миллионнан артык гаилә яши, шул исәптән 41 046 күп балалы гаилә. Балалы гаиләләргә федераль һәм республика дәрәҗәсендә билгеләнгән социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. Республика бюджетының чыгымнар структурасы шул рәвешле бүленгән: социаль ярдәм чараларына каралган акчаларның һәр икенче сумы гаилә һәм балаларны социаль яклауга юнәлдерелә.
2021 елда республикада 37,8 мең кеше беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә гаиләләргә ай саен бирелә торган федераль түләүне алган. 2021 ел башыннан 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 81,7 мең балага ай саен бирелә торган түләүләр җиткерелә.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов инициативасы буенча 2018 елдан Татарстанда өстәмә республика социаль ярдәм чаралары кертелде. Мәсәлән, авыл җирендә даими яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган ярдәм өченче һәм аннан соңгы балалар туу санының ел саен артуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле 9 485 кеше түләү алды.
Балалы гаиләләргә ярдәм итү демографик нәтиҗә дә бирә. Кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләр саны арта бара. 10 ел эчендә аларның саны 66 % ка арткан.
Гаилә абруен һәм ата-аналар хезмәтенең абруен күтәрү максатыннан республикада яңа дәүләт бүләге – җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен «Родительская доблесть – Ата-ана фидакарьлеге» медале гамәлгә куелды.
Матди түләүләрдән тыш, социаль тармак вәкилләренең гаиләләр белән эшләвен дә билгеләп үтәргә кирәк. Белгечләр социаль ятимлекне һәм караучысызлыкны кисәтү белән шөгыльләнәләр, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр.
Кадерле татарстанлылар! Бу якты һәм изге бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм шатлыклы көннәр телим!
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова