ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2023 ел
җомга

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларга «Куркыныч хәлләр. Урамда таныш булмаган кешеләр белән ничек мөгамәлә итәргә» дигән презентация күрсәттеләр.


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтүгә һәм куркынычсыз тотыш күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чара узды.


7
март, 2023 ел
сишәмбе

5 март көнне Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Марина Сәгыйдуллина «Минем дустым – Интернет» дигән рәсем конкурсы уздырды. Чара балаларның интернет-грамоталылыгын арттыруга, Интернеттан һәм мобиль элемтәдән куркынычсыз файдалану күнекмәләрен үстерүгә, шулай ук укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.


17
февраль, 2023 ел
җомга

Халыкара куркынычсыз Интернет көне кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 1 нче номерлы социаль участокта тренинг дәресе үткәрде. Чарада 53 балигъ булмаган бала катнашты. Алар белән Интернетка бәйлелектән ничек сакланырга икәнлеге турында сөйләштеләр.


14
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Биектау районы «Өмет» халыка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Халыкара куркынычсыз Интернет көне кысаларында 4 нче социаль участокта дәрес үткәрде. Чарада балигъ булмаган 25 социаль хезмәт алучы катнашты.


2
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре даими рәвештә социаль хезмәткәрләр белән эш планеркалары уздыралар.


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

30 гыйнварда Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Киберкуркынычлардан саклану ысуллары» дигән тематик чара узды. Дәрес «Границ.Нет» компьютер грамоталылыгы нигезләре мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.


20
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия ЭЭМның Алабуга районы буенча ММЧ белән элемтәләр буенча инспекторы Надежда Назарова һәм Алабуга районы буенча Россия ЭЭМ каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Татьяна Бурдина белән профилактик әңгәмә булып узды.


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

17 нче гыйнварда Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең 60 тан артык балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылары өчен «Интернет – куркынычсыз киңлек» дигән темага интерактив викторина уздырылды.


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Интернетта куркынычсыз сатып алулар» дигән викторина уздырылды. Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларга онлайн-сатып алуларның дөрес башкарылуы турында хәбәр итү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International