Шушы көннәрдә Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Уенга бәйлелек» дигән мәгълүмати сәгать узды. Тәрбияче Анжелика Пушкова һәм приют психологы Людмила Вәлиева балаларга веб-сайтларның куркынычлары, ни өчен Интернетта виртуаль танышу түгел, ә дуслар белән чын аралашуның мөһим булуы турында сөйләделәр.
Дәрес ахырында балалар игътибарына «Гаджетлар балаларга ничек тәэсир итә» дигән танып белү мультфильмы тәкъдим ителде. Мультипликацион фильм балалар организмы өчен Интернетның яшерен куркынычын күрсәтте. Фильмнан соң балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.