Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кем ул чит кеше?» темасына әңгәмә узды. Балалар таныш булмаган кешеләр белән очрашканда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Шулай ук көндәлек тормышта килеп чыга торган куркыныч хәлләрне карадылар, алардан качарга ярдәм итә торган кагыйдәләрне укыдылар.
Дәрес ахырында үзәк тәрбияләнүчеләренә «Балалар ышаныч телефоны» дигән мәгълүмати буклетлар таратылды.