Тәтеш районы территориясендә яшәүче гаиләләргә ведомствоара чыгулар «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан атна саен оештырыла. Торак биналарда янгын куркынычсызлыгын, балигъ булмаган балаларга карата ата-ана бурычларын үтәүне, азык-төлек, беренче кирәкле чаралар булуны контрольдә тоту чараларның бурычы булып тора.
Сәфәр барышында янгын куркынычсызлыгы чаралары, җәйге каникуллар вакытында суда, юлда, җәмәгать урыннарында балигъ булмаганнарның куркынычсыз тәртибен оештыру буенча консультацияләр оештырыла.
Чараларда төрле ведомстволар хезмәткәрләре катнаша.