«Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән төркемле дәрес һәм «Без бергә көчлерәк» акциясе үткәрделәр.
Дәрес кысаларында наркотикларның төрләре һәм формалары турында сөйләштеләр, аларның кеше организмына зарарлы йогынтысы һәм сәламәт яшәү рәвеше файдасы турында фикер алыштылар. Акциядә яшүсмерләр һәм өлкәннәр катнашты.
Үткәрелгән чараларның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотик куллану нәтиҗәләре белән танышу, наркотикларга тискәре мөнәсәбәт һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыру.