Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Эльмира Ефремова «Эсседә ничек зыян күрмәскә» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә барышында аномаль эссе һава торышын ничек кичерергә икәнлеге турында фикер алыштылар. Балалар һәм ата-аналар эсселекне ничек җиңәргә, аның авыр нәтиҗәләреннән ничек сакланырга һәм мондый шартларда үзләрен ничек дөрес тотарга кирәклеге турында киңәшләр белән уртаклаштылар.