«Балигъ булмаганнар арасында үз-үзеңә кул салуны профилактикалау» программасы кысаларында Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова тренинг дәресе үткәрде, анда социаль куркыныч төркемендәге 20 балигъ булмаган катнашты. Чаралар 2 һәм 3 нче социаль участокларда узды.
Дәрес барышында яшүсмерләр «шәхес» һәм «индивидуальлек» төшенчәләрен карадылар, үзләренең көчле якларын һәм казанышларын билгеләделәр. Мондый дәресләр балигъ булмаганнарга үзләрен шәхес буларак аңларга, адекват үз-үзләрен бәяләргә, үз гамәлләрен, фикерләрен, хисләрен анализларга, үз-үзләрен күзәтергә, үз-үзләрен танып белергә һәм камилләштерергә ярдәм итәргә тиеш.