12 март көнне Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Язгы чорда юлларда куркынычсызлык» дигән акция узды. Мәктәп яшендәге балалар өчен чараны тәрбияче Алексей Шатков оештырды.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мәктәпкә юл. Урамда куркынычсызлык» дигән темага дәрес уздырылды.
6 мартта Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Светлана Мосолова Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә «Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды шәһәр сагында» акциясен үткәрде. Чара юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары оешуга 50 ел тулуга багышланган иде.
Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Наталья Королева «Җәяүлеләр әлифбасы» дигән чара уздырды. Чарада җиде кеше катнашты.
7 февральдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Күчмә мәдәният үзәге белгечләре юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча танып белү программасы уздырдылар.
Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Светофор һәм юл билгеләре» дигән танып белү дәресе узды. Чараның максатлары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, юлда аңлы тәртип формалаштыру иде.
Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Юлларның катгый законы» дигән мавыктыргыч чара узды. Аның максаты – юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту.
27 декабрьдә Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагоглар Энза Хәсәншина һәм Светлана Филиппова «Юлларның катгый законы» дигән танып белү сәгате уздырдылар.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Чикләүләрсез юл хәрәкәте иминлеге» чарасы узды. Аны полиция хезмәткәрләре «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ һәм Югары Ослан гимназиясе укучылары белән берлектә уздырды. Очрашу Инвалидлар декадасына туры китерелде.
7 декабрьдә «Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Без бергә» дигән интерактив чара уздырдылар. Чарада шулай ук 2 нче санлы Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Зебрики» яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды катнашты.