Алексеевск районындагы социаль приютта юлларда балаларның иминлеге турында кайгырталар

2023 елның 14 марты, сишәмбе

12 март көнне Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Язгы чорда юлларда куркынычсызлык» дигән акция узды. Мәктәп яшендәге балалар өчен чараны тәрбияче Алексей Шатков оештырды.

Акция барышында балаларга «Өч бертуган кыз» профилактик фильмын карарга тәкъдим ителде. Видео турында сөйләшкәннән соң балалар буклетлар ясап, авыл урамнарына чыгарга булдылар. Тәрбияләнүчеләр бу буклетларны олыларга һәм балаларга тапшырдылар, язгы чорда юлларда куркынычсызлык турында сөйләделәр.

Чараның максаты тәрбияләнүчеләрдә урамнарда һәм юлларда тотрыклы куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру өчен шартлар тудыру иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International