Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Автозавод районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар өчен урамында куркынычсыз тәртип кагыйдәләре буенча уен-сәяхәт оештырдылар. Яшь катнашучылар транспортта, юлда, торак йортларның подъездларында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Социаль педагог Резидә Рафикова сүзләренчә, мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге укучылар өчен уен эшчәнлеге – белемнәрне үзләштерүгә иң кыска юл. Әкияттәге персонажга ярдәм итеп, балалар таныш кагыйдәләрне җиңел генә искә төшерәләр, аларны уенда, ә аннары тормышта кулланалар. Мондый чаралар кирәкле белемнәрне ныгытырга гына түгел, ә балаларны уңышлы социализацияләүгә дә ярдәм итә.