Балигъ булмаган Менделеевск халкы белән юлда үз үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында 4 апрельдә Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү буенча чара узды. Анда 25 балигъ булмаган бала катнашты.

Балалар белән юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Җәяүлеләрнең үз-үзләрен тотышы кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук балалар яктылыкны чагылдыручы элементларның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, «Җөмләне дәвам ит», «Юл билгесен җый» уеннарын уйнадылар.

Ахырда Яр Чаллы шәһәрендәге «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Менделеевск районындагы бүлек җитәкчесе Мәликә Халикулова балигъ булмаганнарга яктылыкны кире кайтара торган брелоклар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International